ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Тәлгать хәзрәт Таҗетдин: Имам хезмәте - һөнәр түгел

15 июнь 2019, 13:22 , Фото: Салават Камалетдинов

Тәлгать хәзрәт Таҗетдин: Имам хезмәте - һөнәр түгел Хәзрәт фикеренчә, имамның әһәмияте - үз тормышы белән дөрес юл күрсәтеп, халыкны ияртүдә.

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин имам хезмәтен һөнәрләр рәтенә кертмәскә өндәде. Ул имамның әһәмиятен күләмлерәк итеп билгеләргә кирәк дип саный. Бу хакта ул “Милли тормыш һәм дин” Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында сөйләде.

“Имам дөрес юл күрсәтергә, барысын да бу дөрес юлдан алып барырга тиеш. Шуңа күрә имам хезмәте - һөнәр түгел. Аңа яктылыкны бөтен йөрәге белән күтәреп барырга һәм бу хакта җәмгыять, дәүләт белән фикер алышырга кирәк”, - диде ул.

Тәлгать Таҗетдин халыкның ислам дине белән яшәвенә 1430 ел булуын искәртте. “Дин әһеленең көндәлек тормышта әһәмияте үзгәрми”, - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10