ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәтлеләр балаларына Асель, Әмир һәм Клим дигән исем кушкан

15 июнь 2019, 02:00

5 июньнән алып 8 июньгә кадәрге вакыт аралыгында Әлмәттә 60 бала туган.
(Казан, 15 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтлеләр үз балаларына Асель, Әмир һәм Клим дигән исемнәр кушкан. Бу хакта район басмасы яза. 
 
5 июньнән алып 8 июньгә кадәрге вакыт аралыгында Әлмәттә 60 бала туган.
 
Шуларның 27 се - малай, 33 е- кыз-бала. Туган вакытта иң җиңел һәм авыр бала авырлыгы - 915 һәм 4700 грамм булган.
 
Балаларга кушылган исемнәр арасында иң популярлары - Әмир, Радель, Злата, София, Кира, ә сирәк очрый торганнары - Асель, Изабель һәм Клим, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10