ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мөслимдә өстәмә сайлаулар узачак

15 июнь 2019, 01:00 , Фото: muslumirc.ru/news/stati/ostm-saylaular-uzachak

Мөслимдә өстәмә сайлаулар узачак Карар тексты белән интернет челтәрендә Мөслим районы территориаль сайлау комиссиясе сайтында танышырга мөмкин.
(Казан, 15 июнь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районы Территориаль сайлау комиссиясенең 11 июнендәге карарлары нигезендә, 8 сентябрьгә муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлау көне билгеләнгән. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Сайлаулар Баек авыл җирлеге, Мәлләтамак авыл җирлеге, Метрәй авыл җирлеге, Тойгелде авыл җирлеге, Үрәзмәт авыл җирлегендәге бермандатлы сайлау округларында үткәреләчәк. 
 
Карар текстлары белән интернет челтәрендә Мөслим районы территориаль сайлау комиссиясе сайтында танышырга мөмкин, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10