ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Әңгәмә

Илдар Әюпов: "Дәүләттән акча сорасаң, грант ашаучыга әйләнү куркынычы бар"

14 июнь 2019, 17:01 , Фото: Солтан Исхаков

Илдар Әюпов: Татар дизайнеры, "Әлифба", "Әлбәттә" һәм татар теленә кызыксыну уята торган башка IT проектлар авторы, дизайнер Илдар Әюпов белән әңгәмә.

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татар дизайнеры, "Әлифба", "Әлбәттә" һәм татар теленә кызыксыну уята торган башка IT проектлар авторы, дизайнер Илдар Әюпов белән татар интеллектуаль продуктларына ихтыяҗ турында сөйләшәбез.

- Илдар, син соңгы арада татар теле белән бәйле, татар халкы өчен файдалы булырдай әсбаплар эшли башладың. Мәсәлән, безгә иң билгелесе - балаларга татар хәрефләрен һәм сүзләрен өйрәтә торган "Әлифба" кушытмасы. Бу әсбапларны эшләү өчен финанс ярдәмне кем бирде?

- Беркем дә бирмәде. Үз хисабыбызга эшләдек. Хәер, сорамадык та. Сорасак та бирмәсләр иде (көлә). Шуңа күрә үз акчабызга эшләдек.

- Нәрсәдән чыкты бу талпыну?

- Чөнки балалар хәзер телефонда күп уйныйлар. Анда инглиз, рус телләрендә әсбаплар күп, һәм без татарча да эшләп карарга уйладык. Балаларга ошады кебек.


- Илдар, шушындый бер әсбапны эшләүгә күпме вакыт һәм акча сарыф ителә?

- Вакыт күп түгел, чөнки бу гади әсбап булды. Без аны Android һәм iOS өчен ике айда эшләдек. Ләкин без көннәр буе аның белән генә шөгыльләнмәдек, вакыт булганда гына эшләдек, шуңа ике айга сузылды. Көнозын эшләсәң, бер айда да җиткереп була дип уйлыйм.

Финансларга килгәндә, "Әлифба" әсбабын эшләүгә 200-300 мең сум китте.

- Бу командада кемнәр эшли?

- Иллюстратор, ике программист эшләде, тавышны аерым яздырдык. Үзем менеджер да булдым.

- Бу әсбап үзен финанс яктан аклыймы?

- Акламый, әлбәттә. Бәлки, ике-өч айда 10 мең сум чыккандыр. Без аңа бик зур өметләр багламадык та. Программа максимум дигәндә, сарыф ителгән акчаны кайтару иде. Шулай булса, без бәхетле булыр идек. Ә программа минимум... әле уйламадык та, бу күбрәк шундый әсбап булсын иде дип башлаган проектыбыз.

- Сез тоткан 300 мең сумнан 10 меңе кире кайтты, шулаймы?

- Әйе, 10-15 мең сум, шулайрак.

- Программаны йөкләү ничә сум тора соң?

- Йөкләү бушлай. Түләүсез версиясендә 15 сүз ачыла. Әгәр дә инде бала уенны яратса, 140 сумга тагын 100 сүз ачыла.

- Бу бит инде, дөресен генә әйткәндә, акча түгел. Һәр татар гаиләсенең, татар баласы үстерүче гаиләнең мондый гына акчасы бар. Ни өчен йөкләүләр барыбер дә җитәрлек санда түгел икән соң? Син ничек уйлыйсың?

- Юк, 140 сум бөтен кешедә бар дип әйтү дөрес түгел, чөнки бит кечкенә түләүләр дә гаилә бюджетыннан бара.

Шулай да татар уенын йөкләүләрнең аз булуы ул ихтыяҗның күрсәткече. Димәк, хәзерге заманда ихтыяҗ менә шундый: берничә дистә кеше акча түләп алды.

Бу әсбап турында белмиләр дип әйтеп булмый, чөнки реклама ясадык, тараттык. Кеше аның турында белә, чөнки йөкләүләр саны күп, тик сатып алу юк.

- Аудиториянең мондый сүлпәнлеге нәрсә белән бәйле?

- Гомуми ситуация белән бәйле, әлбәттә. Монда башка җавап юктыр. Татар теленә ихтыяҗ әз булу белән бәйле. Ата-аналарның балаларына татар телен бик өйрәтәселәре килми, минемчә, балаларга татар теле нигә кирәк дигән фикер хәзер бик таралган. Монда ниндидер тирән мәгънәле сәбәпләр эзлисе юк.

"Татар теле киләсе буынга кирәкми дигән сүз бу"

- Илдар, син үзең өч бала әтисе. Соңгы ике елда татар теле, әлбәттә, зур кыенлыкларга очрады, ләкин шул ук вакытта без, журналистлар, татар дөньясында кайнаган кешеләр, сизәбез - бу хәлләрдән соң татар теленә җәмәгатьчелек игътибары бераз артты кебек. Әллә инде без шулай дип уйлап алданабызмы? Синең фикерең нинди?

- Минемчә, алданасыз. Соңгы вакытта без татар теле өчен көрәштек - аны популярлаштыру, күтәрү дигән максат белән ниндидер эшләр эшләдек. Һәм, минемчә, оттырдык. Хәзер инде икенче эшелонга кайту кирәк.

Мин үз балаларымнан да беләм: беренче балабызны без татарча өйрәттек, хәтта аның шундый чоры булды, ул рус телен белмичә, татар телен һәм инглиз телен генә белә иде. Тик хәзер балалар бакчасына барасы көнне ул рус теленә күчә, ә балалар бакчасы татар авылында! Татар авылында бөтен кеше русча сөйләшә. Ул балаларның әби-бабайлары, әти-әниләре балаларына русча сөйләш дип өйрәтәләр.

- Татар авылындамы?

- Әйе, татар авылында бу. Без Казаннан читтә яшибез, татар авылында. Һәм берничә ай эчендә бала русчага күчте. Ул хәзер "менә миңа кирәкле тел нинди" дип уйлый. Татар телен белә, аңлый, без аны сөйләштергәндә сөйләшә, ләкин башка телгә күчте. Бу ни дигән сүз? Татар теле киләсе буынга кирәкми дигән сүз бу.

- Бу ситуацияне ничектер үзгәртеп буламы?

- Кешеләрнең үзаңы үзгәрү кирәк, һәм инде тривиаль фикер әйтим - үз милләтең өчен горурлык уяту һәм ихтыяҗ тудыру кирәк. Кирәк, кирәк, ләкин ул юк. Һәм аны булдыру өчен бездә башка вазгыять булырга тиеш. Безнең кешеләр тел өйрәнү гаиләдән тора дип әйтергә ярата. Гаиләдән бер әйбер дә тормый, без моны үз гаиләбездә дә күрдек. Бала күбесенчә гаиләдә түгел, ә урамда сөйләшә. Әти-әниләре белән ул “әйдә, чәй эчәбез”, “әйдә, тегесен эшлибез, моны эшлибез” дип, кыска гына җөмләләр белән аралаша. Өйдә без бала белән бик гади җөмләләр белән сөйләшәбез. Ә чын сөйләшү, аралашу дуслары белән бара. Ә дуслары татар телендә сөйләшмәгәч, ничек аның татар теле үсеш алсын инде? Ничек аның лексикасы баесын, ничек ул грамматикасын өйрәнсен? Һәм бу ситуацияне үзгәртү мөмкин түгел хәзерге вазгыятьтә, минемчә. Ягъни, без җиңелдек.

- Илдар, шулай да бу очракта мин иң популяр татар сайтында эшләүче редактор буларак әйтә алам: татар телле кайбер төр продуктларга ихтыяҗ бар. Мәсәлән, гаммәви мәгълүмат чараларында җиңел темаларга язылган материалларга ихтыяҗ бар, алар бик күп укыла һәм шушы язмаларны укучы интернет-аудитория үсә бара. Әмма бу аудиториянең ниндирәк интеллектуаль продукт яратуын без күзаллыйбыз - халык күңел ачу өчен җиңелчә мәгълүмат эзли, әйтик, аш-су турында, шоу-бизнес турында. Бәлки сиңа да гадирәк продукт тәкъдим итеп караргадыр?

- Идея килсә, әлбәттә, мин моңа каршы түгел. Чөнки мин кешеләрне гади халыкка һәм катлаулы халыкка бүлмим, бу безнең тормыш, ул шундый гади әйберләрдән тора. Әлбәттә, татарларда гына түгел, бөтен кешедә ул андый темалар җиңелрәк кабул ителә һәм җиңелрәк укыла, аның аудиториясе киңрәк. Һәм идея килсә, әйе, ясарбыз, әлбәттә. Ләкин ул бит җиңел түгел, әйдә әле, мин шундый аудитория өчен әсбап ясыйм әле, диеп булмый. Үз халәтең шундый булырга тиеш.

- Әйе, шул мохиттә яшәргә кирәк. Эшләгән саен көннән-көн ныграк аңлыйм: без татар телен һаман татар теле өчен болай да җан аткан аудитория арасында сакларга тырышабыз. 90нчы елларда татар теленең кухня теле дәрәҗәсенә төшүенә борчылалар иде. Хәзер исә, миңа калса, аны, саклап калу өчен, нәкъ менә кухня дәрәҗәсендә үстерергә кирәк. Әгәр дә без хәзер "татар теле ул бәлеш турында сөйләшү өчен генә кирәк, чәй эчкәндә сөйләшү өчен генә кирәк" дигән сүзне негатив итеп кабул итсәк, ул анда да бетәчәк. Бәлки, чыннан да, бәлеш турында, чәй өстәле артында татарча сөйләшкән кешеләрне тупларгадыр, андый яшәү рәвешен пропагандаларгадыр? Мин хәзер шундый фикергә килдем.

- Телне кухня телеме, юкмы дип, ниндидер категорияләргә кертү татарларның әзрәк вакчыл булуын күрсәтә. Мондый категорияләр турында уйлау, әйдәгез, аны кухня теле рәвешендә үстерик дип уйлау, гомумән, безнең нинди халәттә икәнебезне күрсәтә бит...

 - Бу ничарадан бичара...

- Әйтәсе килгән фикерем шул: тел ул нәтиҗә, халык халәтенең нәтиҗәсе.

- Кайбер татарлар үзләренең татар икәнен бөтенләй аңламыйча яши. Рус телендә аның атамасы - "неосознанность".

- Этник мөселманнар була бит, болар этник татарлар, шулай бит? Аларга кечкенә булганда син татар дип әйткәннәр.

- Шулар белән ничектер эшләргә кирәк дип санамыйсыңмы?

- Аларга ниндидер юл күрсәтергә, әйеме?

- Ә ничек юл күрсәтергә?

- Үзләрен татар дип санаган, ләкин үзаңы булмаган кешеләр белән нишләргә кирәк икән дип... Минемчә, бернишләргә кирәкми. Без һаман санга карыйбыз, без күбрәк булырга тиеш, дибез. Менә бар безнең бер төркем, алар үзләрен татар дип күрә, телләрен ярата һәм тарихларын белә. Шул төркем белән яшик, шул төркем эчендә бәхетле булыйк. Без үзебезне бәхетле санасак, бәлки, ул төркемгә тагын кеше кушылыр.

Без һаман, килегез безгә, дибез. Ә сез кем? Ә без монда тарихны өйрәнәбез, телне яратабыз. Ә миңа ул нәрсәгә кирәк, дип әйтә алар...

Әлбәттә, нәрсәдер тәкъдим итәргә, аларны нәрсә беләндер җәлеп итәргә кирәктер. Ләкин аларда ихтыяҗ барлыкка килергә тиеш. Янына килеп, кара, син бит татар, әйдәле, телеңне өйрән, диеп кенә, ул аны өйрәнмәячәк.

Фикер гади: ничектер көчләп, аларны кайтарып булмый, ләкин ниндидер сәбәпләр тудыру кирәк. Әсбаплар, проектлар, концертлар, татар матбугат чаралары булырга тиеш. Кеше бит бушлыкка килми, ул ниндидер материалны якын күреп, әкренләп шуңа килә. Ул "мин татар, кайтыйм да татар булыйм әле" дип уйламый.

- Син әйттең: бер төркем бар, алар татар булып яши, татар телен ярата дип. Без әкренләп шушы төркемгә генә калган милләт булмабызмы? Без бит хәзер үзебезне милләт, халык дип уйлап яшибез, ә бер заман килеп, без – төркем дип әйтергә мөмкинбез...

- Нинди дә булса милләт ул төркем: зур төркем, кечкенә төркем - төрле төркемнәр була. Процесс ул һәрвакыт каядыр бара. Һәм, бәлки, хәзер кечкенә төркем булып үтү вакыты җиткәндер. Бәлки, бары бер миллион халык булыр, ләкин ул татар телен белгән, үзенең татар икәнен аңлаган һәм шуның белән горурланган кеше булыр. Бәлки әйбәтрәк тә: бер яктан - бер миллион бәхетле халык, үзенең кем икәнен белә; икенче яктан, мәсәлән, 10 миллион әллә кемнәр, кушылган, үзен аңламаган, үзен бу дөньяда тапмаган кешеләр. Кайсы әйбәтрәк?

"Дәүләттән акча сорасаң, грант ашаучыга әйләнү куркынычы бар"

- Инде яңадан сез ясаган әсбапларга әйләнеп кайтыйк. Ярдәм сораган булмады дисез, ләкин хәзерге вакытта дәүләт татар проектларына йөз белән борылды кебек. Хәзер шушы продуктлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми микән?

- Финанс каналы яки мәгълүмати канал дип күреп, дәүләткә мөрәҗәгать итү, әлбәттә, кирәк. Чөнки ул иң ачык, иң аңлаешлы юл: без менә мондый проект эшлибез, бирегез әле безгә акча. Ә икенче яктан - син акчаны алдың, аны кайтару кирәкми. Бу бит конкуренция булмау дигән сүз, ул мотивацияне бетерә һәм эш сыйфатын да киметә.

Мәсәлән, бу әсбапны эшләгәндә башка шундый әсбап инде булса, без аны бәлки яхшырак итеп эшләр идек, 100 сүз түгел, 200 сүз ясар идек. Бәлки анимацияләр ясар идек. Без күбрәк көч сарыф итәр идек. Ә монда конкуренция юк: килдек һәм бер-ике айда эшләдек әсбапны, бөтен кеше аның турында белә, бөтен СМИ аның турында сөйли. Бу яңадан безнең халәтебезне күрсәтә.

Шулкадәр буш бу өлкәләр. Монда нәрсә генә эшләсәң, син һәрвакыт беренче буласың.

Хәтта СМИда да, мәсәлән, “Татар-информ” бар, әйеме. Татарча СМИ эшләргә булсаң, сиңа бер генә СМИны узып китәргә кирәк. Бер генә СМИны узып китү ул нормаль бурыч. Ун СМИ булса, татарча бу бурычка бәлки керешмәс иделәр дә. Бәлки, күбрәк бюджет сорарлар иде. Конкуренция мөһим.

Ә дәүләттән акча сорауның ике ягы бар. Бер канал буларак ул әйбәт. Ләкин икенче яктан грант ашаучыга әйләнү куркынычы бар, бу, әлбәттә, милләтне алга сөрмәс.

Конкуренция булсын өчен, ул өлкә сиңа акча китерергә тиеш йә ул сиңа танылу китерергә тиеш. Аларны аудитория тудыра. Акчаны да, популярлыкны да аудитория тудыра. Аудитория булмыйча, конкуренция барлыкка килми. Әйдәгез әле, хәзер җыйыйк, конкурс оештырыйк дигән конкуренция ул ялган конкуренция.

Менә карагыз: совет заманында язучыларга, фән кешеләренә ниндидер субсидия, фатир бирәләр иде һәм аларга бурыч куялар иде - менә сиңа бер ел, ике ел, мондый китап эшлә, мондый хезмәт яз. Алар эшлиләр иде, араларында начарлары да бар иде, яхшылары да бар иде. Һәм ул ниндидер дәрәҗәдә конкуренция иде. Сине дәүләттә белсеннәр дигән конкуренция иде. Бәлки, соцреализм эчендәге, шул стильдәге конкуренция булды, тартыштылар.

Хәзер план дигән әйбер бар, шул планга керү өчен тартыш бара. Планга кергәч, язучы, әйтик, өч мең данә белән китабы чыгачагын белә. Аңа ул китапны сатасы юк. Без дә китаплар чыгарабыз (Илдар Әюповның хатыны Айгөл балалар өчен китаплар иҗат итә - ред). Аны сатарга “Печән базары”на, ниндидер фестивальләргә чыгабыз һәм уйлыйбыз: без сатучыга күпме акча түләрбез, урын өчен күпме түлисе булачак, ягъни ниндидер бизнес-план төзибез. Ә китабын дәүләт планы буенча чыгарган язучы аның турында уйламый. Аның яхшырак язарга дигән бернинди мотивациясе юк. Ә ул бит илһам килде дә яздың түгел. Китап язу ул хезмәт һәм аның өчен күп эшләргә кирәк. Көч түгелмәгәч, начар китаплар чыга. Бездә күпме әйбәт, яхшы сыйфатлы китаплар бар? Балаларга укып карыйм, ул аларга кызык түгел. Без скандинав язучыларын укыйбыз, алар шулкадәр гади итеп язылган, ләкин шундый ошый балаларга. Татар китаплары аның янында якын да тормый.

Һәм, икенчедән, безнең язучылар ниндидер шәкелгә, калыпка кергәннәр. Балаларны күрмәгәннәрме соң алар? Балалар өчен текст языйм әле дип утыралар. Башларында ниндидер балалар теле бар һәм алар шул тел белән яза башлый. Ә, мәсәлән, скандинав, шул ук Астрид Линдгрен, башка язучыларның китаплары зурларга да кызык. Ул балалар өчен язылмаган, бәлки, теле бераз гадирәктер, ләкин темалары да, мотивлары да, геройлары да зурлар өчен язылган кебек.

Ә бездә ниндидер "уси-пуси". Балалар теле дигән форма тудырдылар. Һәм ул форманы бала аңламый. Бала бит аның белән бала телендә сөйләшкәнне аңламый, ул бит зур булырга тели.

 - Татар интернеты турында да фикереңне беләсем килә.

- Шул ук халәттә ул. Юк дәрәҗәсендә. Бар ниндидер проектлар, википедия үсә, ул аерым энтузиастлар проектлары. Ләкин бу сайтларга да, без эшләгән сайтларга да аудитория керми. Татар телле проектлар авыр эшли.

Үсеш юк. Рунет кебек, татнет дигән әйбер юк.

- Тагын бер сорау бирәсе килә, ул мине бик борчый һәм син моны аңлый торган кеше дип уйлыйм. Татар халкы, хәтта без үзебез дә интернетта үзебезне тота белмибез. Мин хәзер әхлак-әдәп турында сүз алып бармыйм. Сүзем башка нәрсә хакында. Әйтик, татар продуктларын, мәсәлән, социаль челтәрләрдә утырган кешеләр күпмедер дәрәҗәдә таныта алырлар иде. Мәсәлән, шул ук Әлифба турында мәгълүматны үз битеңә элеп куясың, карагыз әле, игътибар итегез әле дисең, ә кешеләр бераз лайклар тезәләр дә, вәссаләм. Бүлешү дигән әйбер юк, тарату дигән әйбер юк, дусларга күрсәтим әле дип уйламыйлар да.

- Бу ихтыяҗ булмау, минемчә. Кеше үзе яратса һәм башкаларга танытасы килсә, ул аны таныта. Бу проблема түгел. Һәм монда татармы син, юкмы, ул әйбер бик мөһим түгел.

Минем андый әйбер сизгән үзе. Беркемнең дә кеше әйберен тарату дигән максаты юк.

- Кеше әйберен түгел, татар халкы өчен файдалы әйбер турында сүз бара. Уртаклашу дигән әйбер булырга тиеш дип санамыйсыңмы син?

- Беркем дә "мин татар, мин татар өчен файдалы әйбер эшлим әле" дип уянмый. Гомумән алганда, гади кеше башка әйберләр турында уйлый - ашау турында, эше турында, гаиләсе турында. Һәм аның өчен аларга шелтә белдереп булмый. Аның эше ул түгел. Ул беркая да язмады "мин татар халкын дөньяга танытам" дип, шуңа күрә мондый претензияләр, минемчә, урынсыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10