ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов намуссыз юл подрядчыларын җәзага тартырга кушты

14 июнь 2019, 21:58 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов намуссыз юл подрядчыларын җәзага тартырга кушты Ачыкланган җитешсезлекләрне подрядчылар үзләре хәл итәргә тиеш, дип ассызыклады ТР Президенты.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юлларны төзекләндергәндә закон бозуларга юл куйган намуссыз подрядчыларны җәзага тартырга кушты. Республика җитәкчесе бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Моңа кадәр юлларны ремонтлаганда ачыкланган хокук бозулар турында үз докладында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов, җавап итеп, яхшы юллар төзү кирәклеге турында искәртте, өстәвенә, моңа шактый күләмдә акча бүлеп бирелә, диде ул. Асфальт-бетон катнашмасының сыйфатын да, кулланыла торган технологияләрнең үтәлешен дә тикшерергә кирәк, дип өстәде Татарстан Президенты.

"Әгәр подрядчылар кагыйдә бозуларга юл куйса, аларны җәзага тартырга кирәк. Моның өчен бездә штрафлар каралган. Шулай ук подрядчылар үзләре дә кагыйдә бозуларны бетерергә тиеш", - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10