ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда Мергасов йортында янгын чыккан

14 июнь 2019, 20:32 , Фото: Елена Кривопатре

Казанда Мергасов йортында янгын чыккан
 Кешеләре күченеп киткән йортның дүртенче катында янгын чыккан.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Казанда Мергасов йортына янгын сүндерүчеләр машиналары килде. Моның сәбәбе – узып баручылар бинаның дүртенче кат тәрәзәләреннән чыккан куе төтенне күреп алган.

«Бүген 19 сәгать 20 минутта 112 ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына Дзержинский урамында урнашкан йортта янгын чыгу турында хәбәр килде», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Урында янгын сүндерүчеләр бинаның дүртенче катында чүп-чар януын ачыклаган. Берничә минуттан янгын тулысынча сүндерелгән.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10