ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанның Елга портыннан «Изге Болгар җыены»на өстәмә теплоход җибәреләчәк

14 июнь 2019, 20:52

Теплоход Казаннан иртән 6.00 сәгатьтә, Болгардан 16.30 сәгатьтә кузгала.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). «Изге Болгар җыены» үткәрелгән көнне Татарстан башкаласының елга портыннан Казан – Болгар – Тәтеш маршруты буенча махсус рейс оештырылачак. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Казаннан пассажирларны Болгарга 123 кешегә исәпләнгән «Метеор» тиз йөрешле теплоходы алып барачак. Казаннан теплоход 6.00 сәгатьтә, Болгардан Татарстан башкаласына 16.30 сәгатьтә җибәрү планлаштырыла.

Болгар музей-тыюлыгы территориясендә 15 июньдә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» традицион чарасы узачак. Бәйрәмнең тантаналы ачылышы 9.30 сәгатьтә Болгар шәһәрчегенең үзәк мәйданында узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10