ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда терлекне уңышлы кышлатуга 1,8 млн тонна шартлы азык берәмлеге кирәк

14 июнь 2019, 20:19 , Фото: архив

Татарстанда терлекне уңышлы кышлатуга 1,8 млн тонна шартлы азык берәмлеге кирәк Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлек азыгы әзерләү отрядларының эшен өзлексез оештыру максатка ярашлы дип саныйлар.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда терлекләрне уңышлы кышлату өчен авыл хуҗалыгы оешмаларында 1,8 млн тоннадан да ким булмаган шартлы азык берәмлеге әзерләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Николай Титов билгеләп үткәнчә, 14 июньгә республикада 85 мең тонна азык берәмлеге әзерләнгән. Шул ук вакытта 30 мең тонна печән әзерләнгән.

Докладчы сүзләренә караганда, Әтнәдә, анда 24 мең тонна әзерләнгән, Зәйдә (19 мең тонна), Азнакайда (16 мең тонна), Актанышта (13 мең тонна), Кайбыч һәм Нурлат районнарында (10ар мең тонна) эш әйбәт бара.

Печән әзерләүдә Ютазы, Биектау, Балтач, Буа, Арча, Чүпрәле һәм Чистай районнарында эш яхшы оештырылган.

Титов билгеләгәнчә, бер көндә әзерләнгән азык – терлекләрне ким дигәндә бер атна туклыклы ашату ул. «Терлек азыгы әзерләү отрядларының эшен өзлексез, шулай ук тәүлек буе оештыру максатка ярашлы булыр иде», – диде министрның беренче урынбасары.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10