ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театры яңа татар телендә спектакль тәкъдим итте

14 июнь 2019, 19:41 , Фото: Михаил Захаров

Камал театры яңа татар телендә спектакль тәкъдим итте «Парковка» спектакленең премьерасы «Nauruz school» милли театр студияләре фестивале кысаларында тәкъдим ителде.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яшь режиссер Олег Кинҗәгулов Камал театрының Кече залында яңа татар телендә спектакль чыгарды. «Парковка» спектакленең премьерасы «Nauruz school» милли театр студияләре фестивале кысаларында тәкъдим ителде.

Пьеса авторы – яшь драматург Сөмбел Гаффарова. Бу аның Камал театрының Кече залында икенче пьесасы. «Парковка» - Камал театры оештырган “Яңа татар пьесасы” лабораториясендә катнашып финалга чыккан җиде пьесаның берсе.

Спектакль Казан дәүләт мәдәният институты театр факультетының II курс студентлары белән куелган. Курс җитәкчесе – Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. 

Спектакль бүгенге татарча аралашу телендә эшләнгән. Артистлар рус теленнән кергән сүзләрне бик иркен кулланалар, чын һәм псевдо әдәби телдә сөйләшмиләр. Исеменең “Парковка” булуы да заманча телгә ишарә булып тора.

“Студентлар бүгенге заманның атмосферасын бирә алдылар. Аралашу теле белән сәхнә теле мондый спектакльләрдә аерылырга тиеш түгел, тере тел булырга тиеш. Әдәби тел дип әйтәбез – анысы да кирәк, ләкин үле тел булырга тиеш түгел. Сәхнә телен урам теленә әйләндерү турында сүз бармый, монда урталык сакланган. Без шундый заманда яшибез – чынбарлык шундый”, - диде булачак артистларның сәхнә теле укытучысы Инсаф Абдулла.

  • Иртәгә Казанда «Nauruz school» милли театр студияләре фестивале тәмамлана. Фестиваль кысаларында казах, әзербайҗан, якут, башкорт, венгр театр студияләре студентлары һәм ГИТИС студентлары үзләренең өйрәнчек спектакльләрен күрсәттеләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10