ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Нурмөхәммәтов Казанда илкүләм проектларны контрольдә тоту эш төркемен җитәкли

14 июнь 2019, 19:05

Казан зооботаника бакчасы директоры фикеренчә, илкүләм проектлар – илнең кеше капиталын саклау һәм үстерү өчен төп юнәлешләр.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казан зооботаника бакчасы директоры һәм Казан шәһәре Думасы депутаты Фәнис Нурмөхәммәтов Татарстан башкаласында милли проектлар үтәлешен контрольдә тоту буенча эш төркемен җитәкли. Карар республикада «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлеге конференциясендә кабул ителде.

«12 милли проект – безнең илнең кеше капиталын саклау һәм үстерү өчен төп юнәлешләр. Алар барысы да безнең һәркайсыбызның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән», – диде Нурмөхәммәтов үз докладында.

Ул Казан Башкарма комитеты һәм Казан шәһәре Думасы депутатларының уртак тырышлыгы белән милли проектларның үтәлешен контрольдә тоту көчәйтелгәнлеген әйтте. Әйтик, Казанда илкүләм проектлар үтәлешен контрольдә тоту буенча эшче төркем оештырылган, анда 36 депутат кергән.

Конференциядә эшче төркемне Фәнис Нурмөхәммәтов җитәкләячәк дигән карар кабул ителде. Моннан тыш, партияле һәр депутат үзенә беркетелгән территориядә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тотачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10