ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Казанның Ирек мәчетендә Әлфия Авзалова рухына дога кылдылар

14 июнь 2019, 16:09 , Фото: Салават Камалетдинов

Казанның Ирек мәчетендә Әлфия Авзалова рухына дога кылдылар Бөек татар җырчысын искә алырга туганнары, якыннары мәчеткә җыелды.

(Казан, 14 июнь, “Татар - информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Казандагы Ирек мәчетендә Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Әлфия Авзалова рухына дога кылдылар. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе катнашты.

"Әлфия апаның кабере киң, үз китапларын уң кулы белән алып, хисапсыз җәннәткә керергә насыйп булсын", - диде Ирек мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Мифтахов.

Бөек татар җырчысын искә алырга "Казан утлары" ансамбле җитәкчесе Кәрим Габидуллин, бэк-вокалчы Сания Габидуллина килде. "Әлфия апа белән арабызда бер сер дә булмады. Ике ел үтте, Әлфия апа бер дә истән чыкмый, тавышы, фикере әле дә колакта", - диде Сания Габидуллина.

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова бүгенге көннең бик дулкынландыргыч булуын әйтте. "Вакыт дәвалый диләр, дәваламый. Әни бик сагындыра. Бүген укыган догаларыбыз аның рухын шатландырыр дип өметләнәм", - диде ул.

  • Әлфия Авзалова 2017 елның 15 июнендә 85нче яшендә вафат булды. Аны Казанның Татар зиратына җирләделәр. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10