ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Сарман районы Җәлил бистәсендә балалар Сабан туе уздырылган

14 июнь 2019, 22:00 , Фото: sarman-rt.ru/

Сарман районы Җәлил бистәсендә балалар Сабан туе уздырылган Һәр бала тугыз мәйданчыкта узган уеннарда һәм конкурсларда актив катнашырга тырышты.
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ","Сарман"). Бүген Сарман районы Җәлил бистәсенең 2нче номерлы  "Кояшкай" мәктәп яны лагеренда балалар Сабан туе узды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Мәйданда дәртле музыка яңгырады. Бәйрәмне алып баручылар ачып җибәрде. Мәктәп яны лагере хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы конкурслар, уеннар һәм ярышлар оештырды.
 
Аркан тарту, күңелле эстафета, капчык киеп йөгерү уеннары балаларга шатлык өләште. Кызлар һәм малайлар рәхәтләнеп ял итте, көч һәм җитезлек күрсәтте. Балалар канәгать калды, тәэсирләр туплады. 
 
Балалар Сабан туеннан читтә калучылар булмады, һәркем тугыз мәйданчыкта узган уеннарда һәм конкурсларда актив катнашырга тырышты, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10