ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Омск шәһәрендә 15 июньгә билгеләнгән Сабан туе күчерелә

14 июнь 2019, 15:42

Сабан туе 13 июльдә булачак.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”). Омск шәһәрендә 15 июньдә Сабан туе булмаячак. Бәйрәм 13 июльгә күчерелә. Бу хакта Омск өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе сайтында хәбәр ителә.

Көчле яңгырлар яву сәбәпле, үткән ялларда Омск шәһәрендә урамда узарга тиешле барлык чаралар да кичектерелде. Бу ялларда да яңгыр явачак дип фаразлана. 

15 июньдә Колосов районындагы Коготово авылының юбилеена багышланган Сабан туе узачак.

Үләнкүлдә дә Сабантуй 15 июньдә узачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10