ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Санкт-Петербург татарлары Сабан туена чакыра

14 июнь 2019, 16:22 , Фото: архив/Алькеевские вести

Санкт-Петербург татарлары Сабан туена чакыра Оештыручылар төрле һөнәр ияләрен, төрле милләт һәм дин вәкилләрен традицион бәйрәмдә көтеп кала.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). 29 июньдә Ленинград өлкәсенең Энколово авылы янында татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе була. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабан туе мәйданында татар һәм башкорт этнофольклор авыллары «үсеп» чыгачак. Бәйрәм программасында традицион халык уеннарын (капчык киеп йөгерү, багана башына менү, күзгә сөлге бәйләп чүлмәк вату, капчык сугышы һ.б.) бар.

Өч сәхнәдә оештырылган концерт программасында Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе, Татарстан һәм Башкортстаннан килгән сәнгать коллективлары чыгыш ясаячак. Мәйдан уртасындагы келәмдә көрәшчеләр бил алышачак.

Моннан тыш, бәйрәмдә татар һәм башкорт милли ризыкларын авыз итәргә, спорт ярышларында катнашырга мөмкин. Шулай ук декоратив-гамәли сәнгать, милли һөнәрчелек ярминкәсе эшләячәк. Балалар өчен кызыклы программа тәкъдим ителәчәк, төрле бәйгеләр, уеннар оештырылачак. Сабан туенда татар һәм башкорт милли эшләнмәләрен сатып алырга да мөмкин.

Оештыручылар төрле һөнәр ияләрен, төрле милләт һәм дин вәкилләрен традицион бәйрәмдә көтеп кала. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10