ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Актаныш халык театры коллективы дәүләт театры статусына дәгъва итә

14 июнь 2019, 13:22 , Фото: архив, Рамиль Гали

Актаныш халык театры коллективы дәүләт театры статусына дәгъва итә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш халык театрына дәүләт театры статусын бирү мөрәҗәгате белән чыккан.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш халык театрына дәүләт театры статусын бирү тәкъдиме белән чыккан. Үзенең Татарстан Президентына мөрәҗәгате турында ул күренекле татар җырчысы Әлфия Авзалова яшәгән йортта мемориаль такта ачылу тантанасында әйтте.

“Актанышта “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле эшли, республика дәрәҗәсендәге татар гуманитар гимназиясе эшләп килә. Ике ел инде үзебездә театр фестивале үткәрәбез. Бүгенге көндә анда 65 коллектив чыгыш ясады. Актанышта унан артык халык театры бар. Күптән түгел Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” әсәрен сәхнәләштереп, Казанга алып килеп күрсәттек”, - дип районның казанышларын санап үтте Энгель Фәттахов.

“Татарстан Президентына мөрәҗәгать белән чыкканымны бүген Минтимер Шәймиевка да әйттем әле. Барып чыкса, яхшы булыр иде”, - диде район башлыгы.

  • Соңгы елларда Татарстанда ике халык театрына дәүләт театры статусы бирелде. Болар – 2007 елда ачылган Буа дәүләт театры һәм 2011 елда дәүләт театры статусы бирелгән Әтнә татар дәүләт театры. Хәзер Татарстанда 15 дәүләт театры бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10