ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Энгель Фәттахов: Әлфия Авзалова истәлеген яшь буынга сеңдерү – Актанышның бурычы

14 июнь 2019, 12:54 , Фото: Рамиль Гали

Энгель Фәттахов: Әлфия Авзалова истәлеген яшь буынга сеңдерү – Актанышның бурычы “Актаныш җире татар дөньясына бик зур шәхесләр биргән як", - диде Энгель Фәттахов Әлфия Авзалова йортында истәлек тактасы ачу тантанасында.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов легендар җырчы Әлфия Авзалова шәхесе турында истәлекне яшь буынга сеңдерүне Актаныш ягының бурычы дип саный. Бу хакта Энгель Фәттахов күренекле татар җырчысы Әлфия Авзалова яшәгән йортта мемориаль такта ачылу тантанасында әйтте.

“Актаныш җире татар дөньясына бик зур шәхесләр биргән як. Без беренче чиратта Минтимер Шәймиевны искә алабыз. Актаныш ягы татар дөньясына Әлфия Авзалованы биргән. Без “Актаныш ягы да хезмәт итмәсә, кем хезмәт итәргә тиеш соң татар халкына?!” дигән девиз белән эшлибез”, - диде район башлыгы.

“Әлфия Авзалова туган ягыннан беркайчан да аерылмады. Без шушы шәхесне яшь буынга, беренче чиратта, үсеп килүче үзебезнең Актаныш балаларына, һәм бөтен татар дөньясына сеңдереп калдыруда бурычыбызны күрәбез”, - диде Энгель Фәттахов.

“Без кулыбыздан килгәнне эшләргә тырышабыз. Үзе исән чагында ук бюстын куйган идек. Хәзер һәйкәлен әзерлибез. Үзәк мәдәният йорты аның исемен йөртә. Узган ел кызлары белән бергә Әлфия Авзалова исемендәге җыр конкурсы үткәрдек. Без аны ике елга бер мәртәбә үткәрәбез, Актанышта Әлфия Авзалованың музеен эшлибез”, - дип санап үтте район башлыгы Актаныш районының Әлфия Авзалова истәлеген мәңгеләштерүдәге гамәлләрен.

  • Мемориаль такта җырчының 2002 елдан алып вафатына кадәр яшәгән йорты диварына – Казан шәһәре, Туфан Миңнуллин урамы, 8а йорты адресы буенча урнаштырылган. Истәлек тактасы ачу тантанасында шулай ук, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, күренекле сәнгать, фән, әдәбият әһелләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10