ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Таиланд һәм Төркиядә ял итә алачак

14 июнь 2019, 12:15

2014 елда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә чит илгә чыкканда чикләүләр керткәннәр иде.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә Таиланд һәм Төркиядә ял итәргә рөхсәт бирделәр. Әлеге боерыкны министр Владимир Колокольцев имзалаган. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкка сылтама белән хәбәр итә.

2014 елда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә чит илгә чыкканда чикләүләр керткәннәр иде. Алар бары тик БДБ илләре, Кытай, Куба һәм Вьетнамда гына ял итә алды.

Министрлык хезмәткәрләренең чит ил паспортлары кадрлар бүлегендә саклана. Алар бары тик ял вакытында гына бирелә, шуннан соң полицейскийлар паспортларны кире кайтара.

Әгәр полиция хезмәткәре чыгарга киңәш ителмәгән илгә барырга ниятләсә, үзенең җитәкчесенә гариза яза, ә ул, үз чиратында, документны комиссия каравына тапшыра. Комиссия составына аның җитәкчесе, кадрлар хезмәте һәм куркынычсызлык идарәсе хезмәткәрләре керә. Тиешле карарны шул кешеләр кабул итә. 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10