ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә светофорның кызыл утына юл аша чыгарга уйлаган җәяүлене машина таптаткан

14 июнь 2019, 09:46

Авария кичә Шевченко урамында булган.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Әлмәттә светофорның кызыл уты янганда юл аша чыгарга уйлаган җәяүлене машина таптаткан. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә кич Шевченко урамында «Хендэ» автомобиле зур тизлектә светофорның кызыл уты янганда юл аркылы чыгарга уйлаган 53 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Нәтиҗәдә, ир-ат күпсанлы тән җәрәхәтләре алган», - дип белдерделәр полиция бүлегендә.

Зыян күрүчене тиз арада хастаханәгә озатканнар, әмма ярты сәгатьтән соң аның йөрәге тибүдән туктаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10