ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Томск татарлары данлыклы Кәрим бай йортын саклауда Татарстанга өметләр баглый

14 июнь 2019, 09:06

Казанда "Милли тормыш һәм дин" Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы бара.

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Томск татарлары шәһәренең Татар бистәсендә урнашкан данлыклы Кәрим бай йортын саклау һәм статусын үстерү мәсьәләсендә Татарстаннан ярдәм сорый. Бу хакта үзенең Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының Татар дөньясында Ислам белән бәйле урыннарны саклау һәм торгызу дискуссион мәйданчыгындагы ясаган чыгышында Томск шәһәренең “Яшел мәчет” мөселман мәхәлләсе имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Абдрәшитов әйтте.

“Кәрим бай ХХ гасыр башында Томскның иң күренекле сәүдәгәре булган. Кәрим бай халык хәтерендә игелекле, гыйлемле кеше буларак сакланган. Кәрим бай йорты – Россиядә татарларга мәдәни үзәк буларак бирелгән беренче йортлардан. Безгә йорт 1993 елда бирелде. Бу йорт татарларны туплап, саклап торучы урын булды”, - дип мәгълүмат бирде хәзрәт.

“Килгән туристлар бу урынны уникаль урын диләр. Без Татарстаннан сорыйбыз – катнашыгыз, бәлки, аны ЮНЕСКО исемлегенә дә кертергә буладыр. Безгә татарлар өчен мәчет салырга кирәк – үзебез генә булдыра алмыйбыз, ярдәм кирәк. Мәчет ул гыйбадәт кылу белән бергә социаль структуралар булган урын да булсын”, - диде Йосыф хәзрәт Абдрәшитов.

Имам-хатыйб Татарстаннан өлкәдә тарихи-мәдәни комплекс булдыру буенча да ярдәм сорады. Хәзрәт үзенең тәкъдимнәрен хат итеп әзерләгән.

Утырышның модераторы, галим Айрат Фәйзрахманов Томск шәһәрендәге Татар бистәсенең татар тарихының мирасы булуын билгеләп узды. “Андый сакланылган бистәбез башка юк”, - диде ул.

  • Казанда "Милли тормыш һәм дин" Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы бара. Форум утырышларының берсе Татар дөньясында Ислам белән бәйле урыннарны саклау һәм торгызу темасына багышланган иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10