ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Галим кабер ташларын саклау мәсьәләләре буенча имамнарга мөрәҗәгать итә

14 июнь 2019, 08:33 , Фото: dumrt.ru

Галим кабер ташларын саклау мәсьәләләре буенча имамнарга мөрәҗәгать итә Казанда "Милли тормыш һәм дин" Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы бара.

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Галимнәр дин әһелләрен кабер ташларын барлап торырга өнди. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме Айдар Гайнетдинов Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының Татар дөньясында Ислам белән бәйле урыннарны саклау һәм торгызу дискуссион мәйданчыгындагы ясаган чыгышында эпиграфик истәлекләргә карата яхшы мөнәсәбәт булдыру кирәклеген әйтте.

“Эпиграфик истәлекләр белән тугыз ел шөгыльләнәм. Без галимнәр аны өйрәнә генә алабыз, саклау чараларын күрә алмыйбыз - шуны истә тотсагыз иде”, - дип мөрәҗәгать итте ул имамнарга.

“Ташлар мүк белән капланган булалар, без аларны чистартабыз, алар ялтырап калалар. Аннары тагын мүк белән капланалар. Авалар, ватылып төшәләр. Без аларны өйрәндек, фотога төшердек, китап чыгардык - эшебез шуның белән бетә. Ә менә саклау чараларын сез, дин әһелләре дә, кулдан килгән кадәр эшли аласыз”, - ди Айдар Гайнетдинов.

Галим фикеренчә, беренче чиратта кабер ташларына карата мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Галимнәрнең дин әһелләренә ташларны күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр, әмма кайбер имамнар галимнәр янына чыкмыйлар да икән. “Мондый очраклар күп түгел, әмма бар. Ә кайбер имамнар, киресенчә, арттан калмыйча йөриләр, сорашалар. Карта ясап, исәпкә алалар”, - дип сөйләде ул.

“Дин әһелләре ташларның исәбен алып, барлап торсалар иде. Таш җиргә ауды икән, күтәреп куймасагыз, ул бетә дигән сүз. Язуы кояшка карый икән – бетә дигән сүз. Кайбер имамнар борынгы ташларны поликарбонат белән каплап куялар. Мөнәсәбәт яхшы булса, саклау мөмкинлеге бар”, - дип нәтиҗә ясады галим.

  • Казанда "Милли тормыш һәм дин" Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы бара. Форум утырышларының берсе Татар дөньясында Ислам белән бәйле урыннарны саклау һәм торгызу темасына багышланган иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10