ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Лениногорскида Россия көне уңаеннан "Уйнагыз,гармуннар!" бәйгесе узган

14 июнь 2019, 07:00 , Фото: zamansulyshy.ru/

Лениногорскида Россия көне уңаеннан Гармунчыларны ике яшь категориясенә бүлеп бәяләгәннәр.
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорскида "Уйнагыз, гармуннар!" муниципаль конкурсы уздырылган. Бәйге ел саен Россия көнендә үткәрелә. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
 
Конкурс-бәйге түбән сулык янындагы амфитеатр мәйданчыгында оештырылган. Гармунчыларның уйнавын жюри бәяләгән.
 
 
Гармунчылар ике категориягә бүленеп уйнады. 16 яшькә кадәргеләр азрак иде, күбрәк өлкәнрәкләр катнашты.
 
Авыллардан да гармунчыларыбыз килгән. Бәйгедән соң балалар концертын карап, тамашачы ял итеп кайтып китте, диелә хәбәрдә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10