ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чүпрәленең Кече Чынлы авылы футболчылары "Бердәм Россия" партиясе кубогын отты

14 июнь 2019, 02:00 , Фото: chuprale-online.ru/

Чүпрәленең Кече Чынлы авылы футболчылары Мондый турнир Чүпрәледә 2015 елдан башлап ел саен үткәрелә.
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", "Туган як"). Чүпрәле районы үзәгендәге универсаль стадионда Россия көненә багышланган мини-футбол буенча турнирда Кече Чынлы футболчылары җиңде. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Уеннар башланыр алдыннан спортчылар тантаналы парадка төзелде. Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, “Россия көне” бәйрәменең әһәмиятен билгеләп, спортчыларны җылы тәбрикләп бәйрәм белән котлады. 
 
"Россия көне күпмилләтле халкыбызның бәйсез һәм демократик дәүләттә ирекле һәм тыныч яшәвен символлаштыра торган бәйрәм булып тора. Һәм бу турнир моның ачык дәлиле", - дип билгеләп үтте ул. 
 
Шуны да искәртик, мондый турнир Чүпрәледә 2015 елдан башлап ел саен үткәрелеп килә. Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов сүзләренә караганда, ярышлар сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан үткәрелә. 
 
"Без бер районда, төбәктә, илдә туганнарча яшәвебезне, бер-беребезнең традицияләрен хөрмәт итүебезне күрсәтү әлеге турнирның төп максаты иде. Лидерлык өчен киеренке көрәш берничә төркемдә узды. 
 
Нәтиҗәдә, финал уеннарыннан соң җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны Кече Чынлы авылы, икенче урынны Чувашия Республикасының Шомырша районы, өченче урынны Буа районы алды. Командаларга кубок, медальләр, дипломнар тапшырдылар һәм барлык спортчыларга яңа җиңүләр теләделәр", - диелгән район хәбәрендә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10