ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Уфада милли киемнәрдән халыкара парадта катнашучылар саны былтыргы рекордны узды

13 июнь 2019, 19:52 , Фото: bashinform.ru

Уфада милли киемнәрдән халыкара парадта катнашучылар саны былтыргы рекордны узды Парадның иң кечкенә катнашучысы Эльдан Җәләловка нибары бер яшь тә җиде ай, ә иң өлкән катнашучы Салават Рәсулев 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Уфада милли киемнәр кием халыкара парад узды. Росссия көнендә, Башкортстан башкаласы һәм Салават Юлаевнып туган көнендә гаять зур парадны «Евразия йөрәге» Халыкара сәнгать фестивален ачты. Парадта катнашучылар саны быел былтыргы рекордлы саннан да артыграк булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

2018 елның 9 июнендә Уфада Милли костюмнар киеп тезелеп баскан кешеләрдән әйлән-бәйләндә рекордлы санда катнашучы булды. Рекордның рәсми саны 1192 булган иде. Быел катнашучылар саны 2700 чамасы булган.

Милли костюмнар бәйрәмендә катнашучыларның зур интернациональ колоннасы Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театрыннан Зәки Вәлиди урамы буйлап Уфа амфитеатрына, «Ватан» этно-паркына үткән.

Милли костюмнар парады быел беренче тапкыр халыкара статуста узган. Чарада руслар, башкортлар, татарлар, алманнар, чуашлар, латышлар, украиннар, мордва, керәшен, удмуртлар, марилар, казаклар, белоруслар, һиндлар, гарәпләр, таҗиклар һәм башка милләт вәкилләре катнашкан.

Аларга Конго, Колумбия, Вьетнам, Кытай, Төркия, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм башка илләр халыкларының милли киемнәрендә студентлар кушылган. Аларның күбесе «Берҙмлек — бергәлек» Халыкара милли мәдәният фестивалендә катнашучылар булган.

Парадның иң кечкенә катнашучысы Эльдан Җәләловка нибары бер яшь тә җиде ай. Ә иң өлкән катнашучы Салават Рәсулев 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, диелгән бу хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10