ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татар халкы үсеше стратегиясе проектын тәкъдим итү вакыты әлегә билгесез

13 июнь 2019, 17:42

Татар халкы үсеше стратегиясе проектын тәкъдим итү вакыты әлегә билгесез "Эшче төркем актив эшли, әз генә түзәргә кирәк була", - диде Милли Шура рәисе.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татар халкы үсеше стратегиясе проектын тәкъдим итү вакыты әлегә билгесез. "Безгә эшләп бетерергә вакыт кирәк", - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

  • Стратегия проекты 15 июнь көнне, Изге Болгар җыенында халыкка тәкъдим ителергә тиеш иде. Әмма кичә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте бу гамәлнең кичектерелүе турында хәбәр таратты. 

"Хәзерге вакытта эшче төркем экспертлар белән эшләүгә күчте. Ике атнда элек эшче төркем һәм экспертлар миннән проектны тәкъдим итүне беразга кичектерүне сорадылар, чөнки аны халыкка тәкъдим итәрлек рәвешкә кертү өчен тагын әзрәк эшләргә кирәк", - дип аңлатты ул. Ул стратегиягә тәкъдимнәрнең әлегә кадәр килүен һәм каралуын да искәртте. "Кайбер тәкъдимнәр энҗегә тиң", - диде ул. 

"Проект бик матур килеп чыга", - дип ышандырды Васил Шәйхразиев. Әлегә ул проектны тәкъдим итүнең төгәл датасын әйтергә әзер булмавын белдерде. "Төркем актив эшли, әз генә түзәргә кирәк була", - диде Милли Шура рәисе. 

  • Татар халкының үсеш стратегиясен төзү бурычын Бөтендөнья татар конгрессына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләде. Стратегиягә тәкъдимнәр бар халыктан туплана, моның өчен конгресс сайтында махсус сәхифә булдырылган. Тәкъдимнәрне ТР Фәннәр академиясе галимнәре, җәмәгать эшлеклеләреннән торган эшче төркем барлый. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10