ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Көрәш буенча Дөнья чемпионаты быел тагын да зуррак масштабта узар дип фаразлана

13 июнь 2019, 17:14 , Фото: Владимир Васильев

Көрәш буенча Дөнья чемпионаты быел тагын да зуррак масштабта узар дип фаразлана Россия Көрәш федерациясенең спорт директоры Илнар Галиев фикеренчә, көрәшне зур масштабта үткәрү аның дәрәҗәсен күтәрә, популярлаштыра.

(Казан, 13 июнь, «Татар – информ» , Зәринә Хуҗина). 21-24 июньдә Казанда узачак көрәш буенча Дөнья чемпионаты быел тагын да зуррак масштабта үтәр дип фаразлана. Бу турыда  Россия Көрәш федерациясенең спорт директоры Илнар Галиев “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә әйтте.

Чемпионатта катнашу өчен күп илләрдән гаризалар килгән. "300гә якын көрәшче көтелә", - диде Галиев.

“Көрәш белән күп кенә илләр кызыксына, аларга бу спорт төре ошый. Безнең шушы инициативаны ошатып каршы алалар “, - диде Илнар Галиев.

“Беренче этап спорт академиясендә үтәчәк, ә инде финалистларны Миңгәр Сабан туена алып барабыз. Без моны көрәшебезнең дәрәҗәсен күтәрер өчен үткәрәбез, чөнки Миңгәрдә Сабан туе бик зур масштабта уза. Анда Россиядән генә түгел, ә чит илләрдән дә киләләр” , - ди ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10