ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә медицина хезмәткәрләрен зурладылар

13 июнь 2019, 23:00 , Фото: almet-rt.ru/

Әлмәттә медицина хезмәткәрләрен зурладылар Фидакярләргә дәүләт, министрлык һәм муниципаль бүләкләр тапшырылды.
(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Ел да июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шушы уңайдан Әлмәттә тантаналы бәйрәм чарасы булып узды. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Бәйрәм сәбәпчеләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головина тәбрик итте.
 
Фидакярләргә дәүләт, министрлык һәм муниципаль бүләкләр тапшырылды. Шунда ук медицина учреждениеләре арасында барган спартакиадага йомгак ясалды. “Ак чәчәкләр” бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре бүләкләнде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10