ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Дин әһелләре Яңа татар бистәсе зиратына мемориал комплекс статусын бирүне күтәрә

13 июнь 2019, 16:43 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Дин әһелләре Яңа татар бистәсе зиратына мемориал комплекс статусын бирүне күтәрә Казанда "Милли тормыш һәм дин" Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы бара.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Дин әһелләре Яңа татар бистәсе зиратын мемориаль комплекс статусында федераль әһәмияткә ия Мәдәни мирас объекты дип танырга тәкъдим итә.

"Милли тормыш һәм дин" Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының Татар дөньясында Ислам белән бәйле урыннарны саклау һәм торгызу дискуссион мәйданчыгында фикер алышулар бара. Утырыш ТР Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында бара.

Яңа татар бистәсе зиратына игътибар мәсьәләсе Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин күтәреп чыкты. Ул яңа татар бистәсе зиратының попечительләр шурасын булдырырга тәкъдим итте. Экскурсия маршрутларын булдыру кирәклеген ассызыклады.

Ильяс хәзрәт Җиһаншинның Яңа татар бистәсе зиратына бәйле тәкъдимнәр исемлеге 10 пункттан тора. Алар арасында зират капкаларына әлеге зиратка җирләнгән шәхесләр исемлеге урнаштыру, "Яңа татар бистәсе зираты" дип аталган китап булдыру тәкъдимнәре бар.

Ильяс хәзрәт Җиһанша Татарстандагы 500ләп төрле дәрәҗәдәге Мәдәни мирас объектының нибары 23е генә ислам дине объекты булуын искәртеп үтте.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10