ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Ботиржон Асадов Миңнехановка Үзбәкстан Генконсулына ярдәме өчен рәхмәт белдерде

13 июнь 2019, 16:05 , Фото: tatarstan.ru

Ботиржон Асадов Миңнехановка Үзбәкстан Генконсулына ярдәме өчен рәхмәт белдерде
Үзбәкстан Республикасының Россиядәге илчесе Казанда республиканың Генераль консуллыгы офисын ачу тантанасында катнашачак.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботиржон Асадов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёевка, шулай ук Премьер-министр Абдулла Ариповка ике республика арасында хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Встреча Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова 
с Чрезвычайным и Полномочным Послом Республики Узбекистан 
в Российской Федерации 
Ботиржоном Закировичем Асадовым

Ботиржон Асадов билгеләп үткәнчә, Казанда Үзбәкстан Генераль консуллыгын ачу Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итәчәк тарихи вакыйга булып тора.

«Бүгенге көндә безнең ике яклы мөнәсәбәтләр динамик рәвештә үсә. Моның нигезе булып безнең лидерларыбыз арасында дустанә мөнәсәбәтләр тора», — дип саный илче.

Встреча Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова 
с Чрезвычайным и Полномочным Послом Республики Узбекистан 
в Российской Федерации 
Ботиржоном Закировичем Асадовым

Ул республика җитәкчелегенә Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәреддин Насрыев эшчәнлегенә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде: «Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки Генераль консул консуллык консультациясе хезмәте генә күрсәтеп калмыйча, безнең сәүдә-икътисади һәм гуманитар мөнәсәбәтләр үсешендә дә актив катнаша».
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10