ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апаста картлар йортларында тәрбияләнүчеләргә Сабантуй күчтәнәчләре тапшырылды

13 июнь 2019, 22:00 , Фото: apastovo.ru/

Апаста картлар йортларында тәрбияләнүчеләргә Сабантуй күчтәнәчләре тапшырылды Өлкәннәр район башлыгына олы рәхмәтләрен белдерде.
(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас район җитәкчелеге Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында тәрбияләнүче өлкәннәрне төрле бәйрәм күчтәнәчләре белән сөендереп тора. Бу хакта Апасның район басмасы яза. 
 
Сабантуй бәйрәме уңаеннан да район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина өлкәннәр янында булып, район башлыгы Рәшид Заһидуллинның җылы сәламнәрен, тәбрикләү сүзләрен җиткереп, күчтәнәчләрен ирештереп кайтты. 
 
Өлкәннәр район башлыгына олы рәхмәтләрен белдереп, барлык авылдашларына сәламнәрен юллады, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10