ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия сыйфат системасында теш пасталарын тикшерү өчен иреклеләр эзлиләр

13 июнь 2019, 15:02

Эксперимент 2019 елның 1 сентябрендә башланыр дип көтелә.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Россия сыйфат системасы теш пасталарын өйрәнү өчен иреклеләр чакыра. Тикшерүләрне Мәскәүнең стоматология фәнни-тикшеренү институтында үткәрәчәкләр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Эксперимент 2019 елның 1 сентябрендә башланыр дип көтелә, дип хәбәр итә оешманың рәсми сайты.

20 сәүдә маркасының продукциясе дүрт күрсәткеч буенча тикшереләчәк. Алар – агарту, авыздан килгән начар исне бетерү, канны туктату (ялкынсынуга каршы) сәләте һәм сорауларга җавап бирү (ошый/ошамый).

Шул ук вакытта, алда торган экспериментның тагын бер үзенчәлеге бар: аның кысаларында Россия сыйфат системасына клиника шартларында сынаулар үткәрү өчен иреклеләр (500 кеше) кирәк булачак.

Экспериментта катнашу өчен 18 яшьтән өлкәнрәк, тешләре сәламәт булган, ясалма казналык, винирлар һәм брекетлар куйдырмаган кешеләр чакырыла. Тагын да төгәлрәк мәгълүмат белән оешманың рәсми сайтында танышырга мөмкин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10