ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил хакында кисәтә

13 июнь 2019, 14:36

Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 июньдә, көндез һәм кичен Татарстан территориясендә һәм Казанда төньяк-көнбатыштан көчле җил исүе көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда алдагы төндә температура -1 градуска кадәр түбәнәячәге хакында хәбәр иткән иде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10