ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Казанда Сабантуй уңаеннан иң яхшы чигүле сөлгегә бәйге игълан иттеләр

13 июнь 2019, 14:22 , Фото: tatar-congress.org

Казанда Сабантуй уңаеннан иң яхшы чигүле сөлгегә бәйге игълан иттеләр Иң яхшы сөлгеләр 23 июньдә Аккош күлендә Сабантуй музеенда тәкъдим ителер дип көтелә.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласының Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте иң яхшы «Казан сөлгесе»нә бәйге игълан итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң яхшы сөлгеләр 23 июньдә Аккош күлендә Сабантуй музеенда тәкъдим ителер дип көтелә.

Конкурста катнашу өчен Instagram социаль челтәренә үз кулларың белән яки гаиләдәге берәр кеше тарафыннан чигелгән сөлгенең фотосын урнаштырырга, шуннан соң аны әзерләү тарихы хакында сөйләргә һәм #КазанскоеПолотенце (#КазанСөлгесе) хэштегын куярга кирәк.

  • Сөлге җыю – татарларда Сабан туе алдыннан үткәрелә торган йола. Элекке заманда яшь хатыннар һәм кызлар ел буе сөлгеләргә бизәк чиккән. Чигүле сөлгеләрне батырларга бүләк иткәннәр һәм атларның иярләренә беркеткәннәр.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10