ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Композитор Рәшит Кәлимуллин Үзбәкстанда концерт һәм мастер-класслар үткәрде

13 июнь 2019, 12:48 , Фото: Представительство РТ в республике Узбекистан

Композитор Рәшит Кәлимуллин Үзбәкстанда концерт һәм мастер-класслар үткәрде Композиторның әсәрләре дирижер Алибәк Кабдурахманов җитәкчелегендәге Милли симфоник оркестр башкаруында яңгырады.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Ташкент шәһәрендәге Үзбәкстан Дәүләт консерваториясендә Россия һәм Татарстанның халык артисты, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, композитор Рәшит Кәлимуллинның авторлык концерты булды. Концерт I Халыкара яшь композиторлар фестивале кысаларында узды. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстандагы Вәкиллеге хәбәр итә.

Композиторның әсәрләре дирижер, халыкара бәйгеләр лауреаты Алибәк Кабдурахманов җитәкчелегендәге Милли симфоник оркестр башкаруында яңгырады. Оркестр катнашында саксофон өчен концертта Халыкара бәйгеләр лауреаты Владимир Кознов (Россия) музыка коралында уйнады.

Чара Үзбәкстан Композиторлар һәм бастакорлар берлеге рәисе Рөстәм Абдуллаев, Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Илчелегенең өлкән киңәшчесе Сергей Соколов, Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Равил Шакиров, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе активистлары һәм әгъзалары, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре, артистлар, музыкантлар, музыка уку йортлары студентлары катнашында узды.

Рәшит Кәлимуллинның визиты кысаларында Ташкент шәһәрендәге Үзбәкстан Дәүләт консерваториясе студентлары, шулай ук Харәзм өлкәсенең Хива һәм Үргәнч шәһәрләрендә яшь музыкантлар белән иҗади очрашулар һәм мастер-класслар үткәрелде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10