ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

«Оедым мин ошбу имамга…» конкурсына эшләрне дистанцион рәвештә җибәрергә мөмкин

13 июнь 2019, 13:49

Бер автор конкурста берничә номинациядә катнаша ала.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Журналистлар өчен “Оедым мин ошбу имамга...” конкурсына материаллар кабул итү дәвам итә. Массакүләм мәгълүмат чараларының күп санлы үтенечләре буенча хәзер иҗади эшләрне дистанцион рәвештә – Albina.Zhavdatovna@tatar.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Гаризаларны шулай ук Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 38нче йорт адресы буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтенә китереп бирергә була. Кабул итү вакыты – 2019 елның 1 июленә кадәр.

Конкурс җәмгыятьтә имамнарны борчыган мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итү, дин әһелләренең абруен күтәрү максатыннан үткәрелә. Бәйге мәчет имамнарының эшчәнлеген уңай яктыртуга юнәлдерелгән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы 5 иҗади эш билгеләнәчәк. Авторларның хезмәтләре "Иң яхшы телевизион материал", "Иң яхшы радиорепортаж", "Басма чарада иң яхшы язма", "Иң яхшы интернет-язма", "Иң яхшы фото/видеорепортаж" номинацияләрендә бәяләнәчәк. Һәр номинациядә бер җиңүче һәм призерлар (2,3 урын) билгеләнәчәк - аларга дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылачак. "Иң яхшы фото/видеорепортаж" номинациясендә бер җиңүчене билгеләү күздә тотыла.

Конкурста рус яки татар телендә чыккан материаллар катнаша ала. Бер автор конкурста берничә номинациядә катнашырга мөмкин. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10