ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Самара өлкәсендә “Туган тел” җәмгыятенең юбилеена багышланган Сабан туе узды

13 июнь 2019, 13:23 , Фото: tatar-congress.org

Самара өлкәсендә “Туган тел” җәмгыятенең юбилеена багышланган Сабан туе узды "Өлкә Сабан туен зур дәүләт бәйрәме – Россия көнендә уздыруыбыз аеруча куандыра", - дип белдерде регион башлыгы Дмитрий Азаров.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Кичә, 12 июньдә, Самарада өлкә Сабан туе гөрләп узды. Бәйрәм шәһәрнең Юрий Гагарин исемендәге паркында оештырылган иде

Сабантуйның тантаналы өлешендә өлкә губернаторы Дмитрий Азаров катнашып, самаралыларны һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. “Өлкә Сабан туен зур дәүләт бәйрәме – Россия көнендә уздыруыбыз аеруча куандыра. Бу халыкны тагын да берләштерә”, — дип сөйләде регион башлыгы һәм халыкны 29 июньдә Камышлы районында үтәчәк Бөтенроссия авыллар Сабан туена чакырды.

Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин милләттәшләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен теләде. Мөфти милли һәм дини йолаларны, милләтебезне саклап калу өчен балаларны яшьтән гореф-гадәтләр буенча тәрбияләргә кирәклеген дә ассызыклап үтте.

  • Быел бәйрәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган иде. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10