ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Кама янында бер ир-ат, суга төшкән кармагын алам дип, батып үлгән

13 июнь 2019, 11:57 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Түбән Кама янында бер ир-ат, суга төшкән кармагын алам дип, батып үлгән 38 яшьлек ир-атның мәетен яр буеннан 50 метр эчтәрәк өч метр тирәнлектән табып алганнар.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама янында бер ир-ат, суга төшкән кармагын алам дип, батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә Зәй елгасында Борок торак пункты тирәсендә коткаручылар яр буеннан 50 метр эчтәрәк өч метр тирәнлектән 38 яшьлек ир-атның табып алган», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Мәрхүмнең дуслары хәбәр иткәнчә, алар Зәй елгасында балык тоткан. Кайсыдыр мизгелдә ир-ат елгага кармагын төшереп җибәргән һәм аны алам дип, сумга чумган, әмма кире йөзеп чыкмаган.

Коткаручылар ир-атның мәетен яр буена алып чыгып, полиция хезмәткәрләренә тапшырган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10