ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Үзбәкстан Татарстан белән тышкы товар әйләнешен өч тапкыр арттырырга ниятли

13 июнь 2019, 11:23 , Фото: архив/Салават Камалетдинов, Рамиль Гали

Үзбәкстан Татарстан белән тышкы товар әйләнешен өч тапкыр арттырырга ниятли Узган ел нәтиҗәләре буенча Үзбәкстан белән Татарстан арасындагы товар әйләнеше арткан һәм 146 миллион АКШ доллары тәшкил иткән.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Үзбәкстан Татарстан белән тышкы товар әйләнешен өч тапкыр арттырырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев хәбәр итте.

«Узган елда Үзбәкстан белән Татарстан арасындагы товар әйләнеше артты һәм 146 миллион АКШ доллары тәшкил итте. Хәзерге вакытта безнең алда Россия Федерациясе һәм Үзбәкстан Республикасы арасындагы товар әйләнешен 10 миллиард АКШ долларына җиткерү бурычы тора. Татарстанга килгәндә, якындагы 2-3 елда әлеге санны өч тапкыр арттырырга ниятлибез», - диде Генконсул.

Хәзерге вакытта ике республика сәүдәнең барлык өлкәләрендә диярлек хезмәттәшлек итә, дип өстәде Насриев. Ел дәвамында илләр арасындагы икътисади элемтәләрне җайга салуга багышланган бизнес-форумнар үткәреләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10