ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Балык Бистәсе районында булган юл һәлакәтендә машина йөртүче һәлак булган

13 июнь 2019, 10:04

Үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте кичә иртән Казан – Балык Бистәсе автомобиль юлының 71нче чакрымында булды.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). ТР Балык Бистәсе районында "Хендэ" җиңел машинасы юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана. Машина йөртүче һәлак була. Бу хакта «Татар-информ»га Эчке Эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Алдагы көнне 4.30 сәгатьтә Казан-Балык Бистәсе автомобиль юлының 71нче чакрымында" Хендэ Солярис" автомобиле йөртүчесе, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне арттырып, каршы хәрәкәт полосасына чыгып, кюветка төшеп киткән һәм машина әйләнеп капланган", - дип сөйләделәр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә алынган җәрәхәтләрдән машина йөртүче һәлакәт урынында вафат булган. Шофер куркынычсызлык каешын эләктермәгән.

Моннан тыш, җиңел машинаның ике пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм кареталарында Республика клиник хастаханәсенә китерделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10