ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актаныш районында үзмәшгульлек системасында 82 кеше теркәлгән

13 июнь 2019, 07:00

Район күп функцияле үзәгендә үзмәшгульлек оештыру буенча белгеч эшли башлады.
(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Руслан Усманов). Актаныш районында "һөнәри керемгә салым" дигән үзмәшгульлек системасында 82 кеше теркәлгән. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Ел башында илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, үзмәшгульлек буенча "һөнәри керемгә салым" режимы эшли башлады. Бу сынау проекты, ягъни тәҗрибә буларак гамәлгә ашырыла. Үзмәшгульлеккә күчү ирекле. Безнең районда 82 кеше яңа салым системасында теркәлде инде, диелә хәбәрдә.
 
Бу системага күчү бик җиңел. Күпләр моны үзләре башкарып чыга, хәтта салым органнарына йөрергә дә кирәкми. Мобиль телефонга, компьютерга, смартфон яки планшетка "Минем салым" мобиль кушымтасын алырга һәм салым органында кушымта аша теркәлергә кирәк. 
 
Әгәр сезгә моны эшләү авыр икән, ярдәмчеләр табылыр – район күп функцияле үзәгендә үзмәшгульлек оештыру буенча белгеч эшли башлады.
 
Үзмәшгульлеккә күчкәннәргә касса аппаратын сатып алу мәҗбүри түгел. Алар еллык хисаплардан да азат ителә. Кыскасы, яңа салым режимының өстенлекләре аз түгел. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10