ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апас районының Югары Балтай авылында яшәүче Шәүкәт Хатыйповка 95 яшь тулган

13 июнь 2019, 06:00 , Фото: apastovo.ru

Апас районының Югары Балтай авылында яшәүче Шәүкәт Хатыйповка 95 яшь тулган Бу уңайдан Шәүкәт абыйга Ил башлыгының Котлау хаты һәм район башлыгының котлау открыткасы, истәлекле бүләк тапшырылган.
(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районы Югары Балтай авылында гомер кичерүче хөрмәтле сугыш ветераны Шәүкәт абый Хатыйпов 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Бу хакта җирле басма яза. 
 
Бу уңайдан Шәүкәт абыйга Ил башлыгының Котлау хаты һәм район башлыгының котлау открыткасы, истәлекле бүләк тапшырылды.
 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин хөрмәтле аксакалны гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, изге теләкләрен юллады. 
 
Шәүкәт абый Хатыйпов районыбызның иң хөрмәтле кешесе. Дәһшәтле сугыш ачысын горур кичкән, Җиңү алып килгән батыр солдат ул. 
 
Шәүкәт абый бар гомерен туган авылына багышлый. Озак еллар колхозда җаваплы вазыйфаларда эшли, авыл Советын да җитәкли. Тормыш иптәше, озак еллар укытучы булып эшләгән Рауза апа белән 70 ел бер-берсенә терәк булып гомер итәләр, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10