ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллыда капиталь ремонттан соң "Әллүки" балалар бакчасы ачылган

13 июнь 2019, 00:00

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 40 ел элек төзелгән, анда бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән булган.
(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Капиталь төзекләндерүдән соң Сидоровка бистәсендә урнашкан 3 нче "Әллүки" танып белү-сөйләм юнәлеше буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыручы балалар бакчасы ачылды. Бу хакта "Шәһри Чаллы" яза.
 
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 40 ел элек төзелгән, анда бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. 
 
Ачылу тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов, шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов катнашты. 
 
Чараның тантаналы өлеше алдыннан мәртәбәле кунаклар балалар бакчасы территориясен карап чыкты. Бакча мөдире Ирина Шестак билгеләп үткәнчә, төзүчеләр бинаның фасадын тулысынча яңартканнар, өч веранда төзегәннәр, балалар мәйданчыкларындагы япмаларны ремонтлаганнар.
 
 Шулай ук верандаларга илтүче юллар да барлыкка килгән, тротуарлар тәртипкә китерелгән һәм яңа светодиод утлар куелган. Бакча янындагы территориядә яңа парковка да булдырылган, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10