ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Россия көне уңаеннан, балалар Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда булган

13 июнь 2019, 01:00 , Фото: zainsk-inform.ru

Россия көне уңаеннан, балалар Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда булган Алар викторинада актив катнашып, барлык биремнәрне дә үтәп чыккан.
(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Россия көне уңаеннан, Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда “Россиягә мәхәббәт һәм ышаныч белән” дип аталган мавыктыргыч сәяхәт оештырылды. Аңа мәктәп яны лагерена йөрүче балалар чакырылды. Район басмасы шул хакта хәбәр итә. 
 
Балалар ике командага бүленеп,“Тарихи”,“Географик”,“Музыкаль”,“Әдәби” дип аталган станцияләргә “сәяхәт” кылды.
 
Һәр станциядә балалар биремнәр алып, аларга дөрес җавапларны таптылар, дөрес җавапларга баллар бирелде. Алар викторинада актив катнашып, барлык биремнәрне дә үтәп чыкты.
 
Шунысын да әйтик, балаларның Россия Федерациясе символларын, дәүләт флагындагы төсләрнең нәрсә аңлатуын, тарихи вакыйгалар турында белүләре сөендерде. Алар барысы да Россия гимнын яттан яхшы белә. Нәтиҗәләр ясаганнан соң, ике команданың да тигез баллар алуы ачыкланды. Шулай итеп, дуслык җиңде, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10