ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Президенты Түбән Камага биш яңа трамвай бирде

12 июнь 2019, 16:41 , Фото: Михаил Захаров/архив

Татарстан Президенты Түбән Камага биш яңа трамвай бирде “Горэлектротранспорт” оешмасы генераль директоры Рафаил Хәбибуллин бу хакта трамвайлар парады ачылышында әйтте.

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәренә уңайлы яңа биш трамвай бүлеп бирде. “Горэлектротранспорт” оешмасы генераль директоры Рафаил Хәбибуллин бу хакта трамвайлар парады ачылышында әйтте. Бу турыда Түбән Кама районы администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама өчен бу әһәмиятле яңалык. Шәһәрдә трамвайларны көненә 30 мең пассажир куллана. 2018 елда пассажирларның гомуми саны 11 млн булган. Шәһәрдә җиде маршрут гамәлдә, трамвай юлларының озынлыгы 64 чакрым.

“Тиздән яңа трамвай линиясе дә төзелер дип өметләнәм”, - диде Рафаил Хәбибуллин.

“Көньяк” яңа линиясенең оызнлыгы 12 чакрымны тәшкил итәчәк һәм тагын җиде маршрут өстәләчәк. Пассажирлар саны елына 20 миллонга артыр дип көтелә. Аның буенча проект-смета документация алынган, экспертиза уздырылган. Киләсе адым – төзелеш өчен 1 млрд сум күләмендә акча табу.

  • Россия Көнендә Түбән Кама шәһәрендә трамвайлар парадына берьюлы 12 экипаж катнашачак

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10