ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Якутск шәһәрендә татар милли киеме турында открыткалар чыгарганнар

12 июнь 2019, 16:16 , Фото: tatar-congress.org

Якутск шәһәрендә татар милли киеме турында открыткалар чыгарганнар Һәр открыткада кыскача мәгълүмат, кайберләрендә кием өлгесенең схемасы күрсәтелгән.

(Казан, 12 июнь, "Татар-информ"). Якутскиның А.Е.Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йорты “Татар милли киеме” (ирләр киеме) дип аталган открыткалар җыелмасы чыгарган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Открыткалар А. Е. Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йорты кибетендә һәм китапханәсендә сатыла.

“Милли кием” уникаль сериясен А. Е. Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йортының мәгариф-методологик үзәгенең китапханә эше буенча әйдәп баручы методисты Ираида Коркина әзерләгән. Һәр открыткада кыскача мәгълүмат бар. Кайберләрендә кием өлгесенең схемасы күрсәтелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10