ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Мирас” җыр һәм бию ансамбле Уфа мэриясеннән бүләккә 9,5 миллионлык автобус алды

12 июнь 2019, 15:50

Бүләкне Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров тапшырды.

(Казан, 12 июнь, "Татар-информ"). Шәһәр көне бәйрәмендә Башкортстан Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров “Мирас” җыр һәм бию ансамбленә Уфа мэриясе исеменнән 9,5 миллионлык автобус бүләк итте. Радий Хәбиров коллективка уңышлар теләде һәм ансамбль киләчәктә дә үз тамашачыларын матур биюләре белән сөендерер дигән өметен белдерде. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Ансамбль директоры Байрас Ишбердин журналистларга әйткәнчә, шундый көтелмәгән бүләк өчен Уфа администрациясенә бөтен коллектив рәхмәтле. Мэрия бүләк иткән автобусның бәясе – 9,5 миллион сум.

“Хәзер без Башкортстан буйлап уңайлы шартларда гасторльләрдә йөри алабыз. Элек без автобусны арендага алырга мәҗбүр идек, хәзер үзебезнеке бар. Мондый бүләкне Шәһәр көнендә алу куандыра”, - диде ул.

  • 1992 елда оешкан ансамбль репертуарында бүгенге көндә 200 артык вокаль-хореография номерлары исәпләнә. Ел саен ансамбль бөтен дөнья буенча фольклор бәйрәмнәрендә һәм фестивальләрендә катнаша.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10