ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Антициклон йогынтысында Татарстанда кисәк суытачак

12 июнь 2019, 15:08 , Фото: архив

Антициклон йогынтысында Татарстанда кисәк суытачак Республикада көндез 13-18 градус җылы булачак.

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә, 13 июньдә, Татарстанда кисәк суытачак. Республика синоптикларының беренчел фаразлары буенча, моңа салкын антициклон сәбәпче булачак. Бу хакта Гидрометүзәк хәбәр итә.

Төнлә бераз яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Алмашынучан болытлы һава торышы булачак, дип хәбәр итә Гидрометүзәк.

Чәршәмбе кич, пәнҗешәмбе көндез һәм төнлә урыны белән төньяктан, төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Җил тизлеге 15-18 метр булачак. Шул сәбәпле Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы саклык чаралары турында искәртте.

Төнлә температура 4 градус, ә көндез 13-18 градус җылы булачак.

  • КФУ профессоры Юрий Переведенцев киләсе атнада суытачагын әйткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10