ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Вьетнамның Кхань Хоа провинциясендә түбәнкамалы вафат булган

12 июнь 2019, 22:00

35 яшьлек ир анда берничә ел яшәгән булган.
(Казан, 12 июнь, "Татар-информ", "Туган як"). Вьетнамның Кхань Хоа провинциясендә түбәнкамалы вафат булган. Бу хакта районның "Туган як" газетасы яза. 
 
35 яшьлек Руслан Баһавиев анда берничә ел яшәгән. Май ахырында үзен начар хис иткәч, хастаханәгә мөрәҗәгать иткән.Табиблар аңа панкреонекроз (ашказаны асты бизенең җитди авыруы) дигән диагноз куйганнар.
 
Иргә операция ясар өчен туганнарының ризалыгы кирәк булган. Ниндидер сәбәпләр аркасында ризалык бирелмәгән һәм ике сәгатьтән Руслан вафат булган. Аны Кхань Хоа провинциясендә җирләгәннәр, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10