ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

МЧС хезмәткәрләре Россия көнендәге бәйрәм чараларында иминлекне тәэмин итәчәк

12 июнь 2019, 12:39

Татарстанда барлыгы 19 чара планлаштырылган

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”). Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Россия көнендә узачак бәйрәм чараларында иминлекне тәэмин итәчәк. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм чаралары Республиканың 13 районында һәм ике шәһәрендә узачак. Алар Әгерҗе, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Норлат һәм Чистайда районнарында, шулай ук Казанда һәм Чаллыда булачак. Барлыгы 19 чара планлаштырылган. Алар 19 ачык мәйданда узачак.

Бәйрәм чаралары узачак барлык урыннарда да янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча профилактик тикшерүләр уздырылды. Тикшерү барышында вакытлыча корылган сәхнәләр каралды һәм бәйрәмне оештыручыларга инструктаж үткәрелде. Тәртип бозулар ачыкланмады”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Бәйрәмнәр вакытында күзәтчелек эшчәнлегенең 18 хезмәткәре һәм Янгынга каршы федераль хезмәтнең 18 хезмәткәре иминлек тәэмин итәчәк.

Дежурлык вакытында коткаручылар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында белешмәлекләр һәм листовкалар таратачак. Шулай ук республика халкы һәм кунаклары белән куркынычсызлык тәртипләре турында да сөйләшәчәкләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10