ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казан беренче тапкыр гер спорты буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк

12 июнь 2019, 11:45

Ярышларны ачу тантанасы 14 июньдә 14.00 сәгатьтә булачак.

(Казан, 12 июнь, “Татар-иинформ”). 13-16 июнь көннәрендә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда беренче тапкыр гер спорты буенча Россия чемпионаты узачак. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда Татарстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең башка шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән 38 команда - 200дән артык гер күтәрүче катнаша.

Татарстан Республикасыннан турнирда 20 спортчы катнашачак.

Ир-атлар 63 кг, 68 кг, 73 кг, 85 кг, 85 кг-нан артык авырлык категориясендә ярышачак; хатын-кызлар 63 кг һәм 63 кг.-нан артык авырлыкта көч сынашачак.

Ярышларны ачу тантанасы 14 июньдә 14.00 сәгатьтә булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10