ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада шәһәргә керү юлындагы баннер макетына бәйге игълан иттеләр

12 июнь 2019, 11:18

Җиңүчегә планшет һәм рәхмәт хаты тапшырачаклар.

(Казан, 12 июнь, “Татар-иинформ”). Түбән Камада яшәүчеләр арасында шәһәргә керү юлындагы баннерга иң яхшы макет дизайны конкурсы игълан иттеләр. Җиңүчегә планшет бүләк итәчәкләр. Бу хакта Түбән Кама районы администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс Түбән Каманың “визит карточкасын” яңарту максатында уздырыла. Бәйгене районның башкарма комитеты оештыра

Түбән Кама халкына иҗади идеяләрен тормышка ашыру өчен бер ай бирелгән. Конкурс 11 июльдә төгәлләнәчәк.

“Макет дизайнын әзерләгәндә, автор үз теләген аңлаешлы, тәэсирле һәм оригиналь итеп тормышка ашыруга омтылырга тиеш. Ул шәһәрнең образын тулысынча чагылдырырга тиеш”, - диелә нигезләмәдә.

Конкурста профессиональ рәссамнар да, һәвәскәрләр дә, оешмаларның иҗат коллективлары, остаханәләр һәм студияләр, уку йортлары катнаша ала. Катнашу түләүсез. 

Бәйге нәтиҗәләре буенча өч җиңүче ачыкланачак. Беренче урынга рәхмәт хаты һәм планшет биреләчәк. Икенче урынга лаек булучыга рәхмәт хаты һәм кесә телефоны, ә өченче урынга рәхмәт хаты һәм чыбыксыз зарядка җайланмасы тапшырачаклар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10